Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда давыллы җил түбәләрне куптарды баганалар, кран ауды

Кукмара, Алабуга, Тукай районнары табигый бәла-казадан зыян күрде.

Тукай районының Бордыбаш авылында табигый бәла-каза шактый зыян китергән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, көчле җил вакытында йорт түбәләре җимерелгән, ут баганалары ауган.

Социаль челтәрләрдә таралган фотолардан күренгәнчә, түбә калайлары урам уртасында ята.

Ут баганалары ауган.

Йорт коймалары ишелгән, алар өстенә түбә калайлары төшкән.

Әйләнә-тирәдә ботарланган тимер кисәкләре күренә.

Кешеләр зыян күрүе турында хәбәр ителми.

Көчле җил вакытында Чаллыда манаралы кран ауган. Аның фотолары социаль челтәрләрдә чыкты.

Ул якында урнашкан гаражлар өстенә төшкән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кешеләр зыян күрмәгән.

Көчле җил Кукмара районына да зыян китергән.

«Березка» балалар бакчасының түбәсе җимерелгән.

Күп районнарда көчле яңгыр бакчадагы үсемлекләрне аударып бетергән, түтәлләрне су баскан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар язды.

Республикада кырык бистә утсыз калды. 

«Алабуга районында 40 торак пунктта ут бетте. Биредә 4455 кеше яши. Урында төзекләндерү эшләре бара», — дип аңлаттылар ведомствода.

Intertat

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев