Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда гает уңаеннан нинди кызыклы чаралар узачак? Рәхим итегез!

Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак.

       Иртәгә, зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә, 20 июльдә, барлык мөселманнар иң олы бәйрәмнәрнең берсен – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу уңайдан Татарстан Республикасы мәчетләрендә гает намазлары укылачак. Чаралар ковидка каршы кагыйдәләрне үтәп оештырылачак. Барлык мәчетләрдә һәм корбан чалу урыннарында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү мәҗбүри булачак. Кагыйдәләргә түбәндәгеләр керә: шәхси саклану чаралары (медицина битлеге яисә респиратор), шәхси намазлык куллану, шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр буш ара калдыру. Мәчетләргә берьюлы күп дигәндә 100 кешенең кереп намаз укуы рөхсәт ителә. Гаеткә килгән барлык кешеләр дә мәчеткә сыеп бетә алмаган очракта, ишегалдында ачык һавада бәйрәм вәгазен тыңлап, гает намазын уку мөмкин булачак. Моңа кадәр Нәзарәт өлкән яшьтәге кешеләргә һәм сәламәтлегенә зыян килүдән куркучыларга җәмәгать урыннарына, шул исәптән гает намазына барудан тыелып торырга киңәш иткән иде. Корбан чалу гамәлен дә дистанцион рәвештә заказ бирү һәм итне өйгә китереп бирү хезмәтеннән файдаланып үтәргә мөмкин. Быел Казанда корбан чалу 16 махсус мәйданчыкта башкарылачак.

Актанышта Корбан гаете намазы һәм вәгазе үзәк стадионда 5.30 сәгатьтә башлана.

Гаеткә килүчеләрнең шәхси намазлыгы һәм саклык чаралары, битлеге булу төп таләп.

Корбан чалырга теләүчеләр өчен 19 июль көнне базар мәйданында махсус тәрбияләнгән сарыклар сатыла.

Корбанлык тәкә-сарыкларның бәясе 6000 сумнан башлана, авырлыгы 12 килограммнан ким булмаска тиеш.

Корбан малын сату һәм чалу урыны итеп “Су-Газ” (ПМК-9) оешмасы билгеләнде. Шушы урында эшкәртеп алып китү оештырылачак.

Мәчетләрдә гает намазларыннан тыш, Диния Нәзарәте мөхтәсибәтләре татарстанлылар өчен шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре дә әзерли. Алар республика шәһәр һәм районнардагы паркларда, стадионнарда, мәчетләр яны территорияләрендә узачак. Алар да ковидка каршы чаралар күреп оештырылачак.

Мисал өчен, Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында “Корбан Фест” гаилә фестивале узачак. Бәйрәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте тарафыннан казанлылар һәм башкалабыз кунаклары өчен үткәрелә һәм ковидка каршы чаралар күреп оештырыла. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм 17:00-гә кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар мөнәҗәтләр, нәшидләр, шигырьләр тыңлый алачак, аниматорлардан шоу, вело-шоу һ.б. күрәчәк.

Башка шәһәрләрдә гает уңаеннан оештырылучы чаралар турында dum.rt.ru сайтындагы кушымтадан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев