Актаныш

Татарстанда илкүләм проект буенча өч балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзелде

Үткән ел республикада «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча берничә зур объект сафка бастырылды.

2021 елда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча Казанда 710 урынга исәпләнгән өч балалар бакчасы төзелде, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы. Алар «Весна-2» (120 урынга), «Салават күпере» (260 урынга) һәм «Яңа Горки» торак комплексларында (330 урынга) сафка бастырылды. Бу эшләргә барлыгы 825 миллион сумнан артык финанслар җәлеп ителгән.

Казанның «Арт сити» торак комплексында исә 1 501 укучыга исәпләнгән, бассейнлы мәктәп пәйда булды. Аның төзелеше 1,4 миллиард сумга төшкән.

Болардан тыш, «Лето», «Брайт парк» һәм «Весна» торак комплексларында өч автомобиль юлы төзелде. Финанслау күләме — 360 миллион сумнан артык.

Татарстанда илкүләм проект кысаларында җәмәгать урыннары да төзекләндерелә. Үткән ел 49 парк һәм сквер, шулай ук кече шәһәрләр бәйгесендә җиңгән 8 объект төзекләндерелде. Бу эшләр барлыгы 2 миллиард сумга бәяләнә. Быел республикада 67 парк, сквер һәм төзек яр буйлары пәйда булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: