Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда җитештерелә торган сөтнең 70 проценттан артыгы республикада эшкәртелә

Сөт җитештерү буенча алдынгылык Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарында.

Татарстан Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада җитештерелгән сөтнең 70 проценттан артыгы республикада эшкәртелүен әйтте.

«Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн 935 мең тонна сөт савып алынды, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 413 мең тонна. Республикадагы сөтнең 34 процентын нәселле хуҗалыклар җитештерә. Алар сыерларның 28 процентын асрый», — дип сөйләде ул министрлыкта узган киңәйтелгән утырышта.

Узган ел нәтиҗәләре буенча бер сыердан уртача 6334 кг сөт савылган, 2019 ел белән чагыштырганда ул сигез процентка арткан.

Реклама

Республикада җитештерелгән сөтнең 32 проценты Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба, Актаныш районнарына туры килә.

Гөлүзә Ибраһимова 

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев