Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнәчәк

Республикада төнге сәгатьләрдә күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.

Татарстанда 31 октябрьдән җәмәгать туклануы биналарының эш вакыты һәм күңел ачу чаралары уздыру вакыты чикләнәчәк. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Кафе, рестораннар һәм башка җәмәгать туклануы объектлары үз эшләрен 23 сәгатьтән 6 сәгатькә кадәр туктатырга тиеш булачак. Бу чикләүләр гражданнар тарафыннан биналарга кермичә генә, чыгару хезмәте күрсәтүгә <...> аэропортлар, вокзаллар территорияләрендә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтүгә һәм  заказларны китереп бирү хезмәтләренә" кагылмаячак.

Шул ук вакытта республикада күңел ачу чаралары үткәрергә ярамый.

Элегрәк Covid-19 коронавирусының таралуын булдырмас өчен, ил төбәкләре хакимиятләре өчен шундый ук рекомендацияләрне Федераль Роспотребнадзор чыгарды, бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев