Татарстанда коронавирустан 9 табиб вафат булган
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан үлгән табибларның санын атады.
Татарстанда 9 медицина хезмәткәре COVID-19 корбаны булган. Бу хакта журналистлар өчен үткәрелгән матбугат конференциясендә Казан сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
"Медицина хезмәткәрләре - башка кешеләр кебек үк җәмгыятебезнең аерылгысыз өлеше, алар арасында да үлем- китем очраклары бар. Тугыз медицина хезмәткәре әлеге чир йогудан үлеп киткән ", - диде Жаворонков.
Аның сүзләренчә, вафат булган өч табибның һөнәри эшчәнлек белән йоктыру бәйләнешләре табылмаган. Алты үлем очрагы буенча махсус тикшерү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев