Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда медикларга коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясый башладылар

20нче поликлиникага 25 доза препарат кайтарылды.

(Казан, 15 декабрь,«Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кичә яңа коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасы Казанның 20нче сырхауханәсенә кайтарылды, ә бүген монда вакцинация башланды.

«Минем өчен вакцинация гриппка каршы прививка кебек үк. Мин авырырга теләмим, вакцина ясатырга булдым. Чөнки без коллективта эшлибез», - диде «Татар-информ» корреспонденты белән әңгәмәдә поликлиниканың процедура шәфкать туташы Эльвира Дәүләтшина. Ул беренче булып вакцина ясатты.

Бер ампула вакцина биш кешегә җитә. Бүген поликлиниканың биш медицина хезмәткәре прививка ясатты, алар арасында шәфкать туташлары да, бүлек мөдирләре дә бар.

48 сәгать эчендә алардан ПЦР-анализ алдылар, бу хәзерге вакытта кеше Covid-19 инфекциясе белән авырыймы-юкмы икәнлеген белү өчен кирәк. Анализ нәтиҗәсе тискәре булса, вакцина ясарга була. Ә прививка көнендә антитәнчекләргә экспресс-тест үткәрелә.

Шулай ук вакцинация алдыннан терапевттан сораштыру узарга кирәк, ул кандагы кислородны, кан басымын үлчәячәк, аллергия һәм мөмкин булган барлык күрсәткечләр турында сорашачак.

Реклама

Поликлиникага 85 доза вакцина килергә тиеш. Бүгенге көнгә 25 данә вакцина кайтарылган. Аларны ике атна дәвамында кулланачаклар.

Җомга көнне республикага планлаштырылган 3,7 мең дозаның 1 мең дозасы - беренче вакцина партиясе кайтарылды.

Элегрәк «Татар-информ» яңа коронавирус инфекциясеннән «Спутник V» вакцинасының беренче партиясе Татарстанның 29 медицина учреждениесенә кайтарылачагын хәбәр иткән иде. 20нче Казан сырхауханәсе алар арасына керә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев