Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда «Омикрон» штаммының берьюлы 11 очрагы ачыкланган

Татарстанда коронавирусның "Омикрон" штаммы белән авыруның беренче 11 очрагы расланды. Бу хакта «Вконтакте»да республиканың "Роспотребнадзор" идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

4 очракның Татарстанга башка субъектлардан, 5се — чит илләрдән (Гыйрак, АКШ, Виргин утраулары), Хорватия һәм Мексикадан) килеп керүе билгеләп үтелә. Тагын 2 очрак — җирле.

Сигез авыруда бу штамм кискен респиратор вируслы авыру кебек, ә өчесендә симптомсыз уза.

Реклама

"Вирус учакларында эпидемиягә каршы чаралар комплексы үткәрелә. Барлык авырулар башкалардан изоляцияләнде, үзләрен яхшы хис итәләр. Авырулар белән элемтәгә кергән 59 кеше тикшерелде. Элемтәдә булган башка кешеләрдә авыру әлегә ачыкланмады", - дип белдерә күзәтчелек ведомствосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев