Татарстанда салкын тию аркасында 38 сыйныф карантинга ябылган
Мәктәп укучылары Казанда, Югары Осланда һәм Лениногорск районында өйләреннән укыйлар.
Татарстанда ОРВИ белән авырып, өйдә укучы 38 сыйныф бар. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
"Барлыгы 38 сыйныф һәм 942 укучы" » - дип билгеләп үтте спикер.
Көчле респиратор вирус инфекцияләре аркасында 33 сыйныфны Казанда, дүртесе - Югары Осланда, берсе Лениногорск районында өйләрендә укырга җибәрделәр.
Искәртеп узабыз, дәресләрдә укучыларның 20% тан артыгы булмаса, класс дистанцион укуга җибәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев