Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирусның 21 726 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«7 кеше хастаханәгә озатылган, 23 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда – 12, Чаллыда өч очрак ачыкланган. Бер көн эчендә коронавирус инфекциясе барлыгы 12 муниципаль берәмлектә теркәлгән.

Реклама

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 726 очрагы ачыкланган, 18 693 кеше (шуларның сигезе – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 404 410 кеше (шуларның 6 255е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан. 283 066 кеше икенче дозаны да алган.

Вакцинациягә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, 122 бердәм номеры буенча, Күп функцияле үзәккә һәм поликлиникага мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев