Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 30 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Барлыгы 378 048 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан.

Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кешедә коронавирус рәсми рәвештә теркәлгән. Пандемия башланганнан алып республикада әлеге инфекциянең 21 573 очрагы ачыкланган.

30 пациент арасында бары тик бер кеше генә чирне читтә йоктырып кайткан. 11 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өендә дәвалана.

Шул ук вакытта, Татарстанда бер тәүлек эчендә 30 кеше савыккан. Пандемия башланганнан алып республикада 18 632 кеше терелгән.

Барлыгы 378 048 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан, бер тәүлек эчендә бу сан 6 178гә арткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев