Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 298 очрагы теркәлгән.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«13 кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Реклама

Казанда — 10, Чаллыда — 7, Лениногорск районында — 4, Бөгелмә районында — 3, Тукай районында — 2, Азнакай, Буа, Биектау һәм Түбән Кама районнарында берәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 21 298 очрагы теркәлгән, 18 209 кеше (шуларның 28е — узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 329 701 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан, 242 371 кеше икенче дозаны да алган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус