Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда ташлама алучыларга "коммуналка" түләү өчен 2 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр

Дәүләт инвалидларга, ветераннарга һәм һәлакәтләрдә зыян күрүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен суммасының яртысын түләячәк.

 

2020 елда торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча ташламалар бирү өчен федераль бюджеттан Татарстанга 2 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның тиешле күрсәтмәсе РФ хөкүмәте сайтында чыкты.

"Татарстан Республикасы — 2 млрд 390 млн 687 мең сум", — дип хәбәр ителә документта. 

Ташлама, ветераннар, инвалидлар, шулай ук, радиация яки техноген һәлакәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән гражданнар өчен каралган. Алар торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 50% ын түлиләр, ә сумманың калган яртысы федераль бюджет хисабына каплана.
 

Элегрәк Татарстанда ТКХ өчен түләүләрнең Россия төбәкләре арасында иң түбәне булуы билгеле булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев