Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр

Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.

Казанда алар гадәттәгечә Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салудан башлана (Г.Тукай скверы, 9.00), ә шагыйрь һәйкәле янында Татар опера һәм балет академия театры янында казанлыларны һәм башкала кунакларын 13.00-15.00 дә шигърият бәйрәменә көтәчәкләр. 

Шәһәр үзәгендә «Мин татарча сөйләшәм” акциясе узачак.

Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителәчәк. Ул Татарстан Президенты катнашында уза торган концерт кысаларында узачак . Быел премиягә 19 кандидат тәкъдим ителде. 

 «Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалы шигърият бәйрәменнән һәм премия тапшыру тантанасыннан турыдан-туры трансляция алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев