Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 33 очрагы ачыкланган

Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды, 17 923 кеше сәламәтләнде.

Соңгы тәүлектә Татарстанның 33 кешесе коронавирус йоктырган, барлык очракларның да элемтә юлы белән йогуы ачыкланган. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«19 кеше хастаханәгә салынган, 14 кеше өйдә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Реклама

Зарарланучыларның 17се — Казанда, бишесе — Чаллыда, дүртесе Бөгелмә районында яши. Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Лаеш, Минзәлә һәм Спас районнарында бер очрак теркәлгән.

Пандемия вакытында Татарстанның 20 944 кешесендә Covid-19 вирусы ачыкланды. 17 923 кеше сәламәтләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев