Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда Яңа ел каникуллары атна ярым булачак

Республикада 26 декабрь эш көне була һәм ул бер сәгатькә кыскартыла.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан Татарстанда яшәүчеләр 1,5 атна ял итәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«ТР Президентының „2020 елның декабрендә Татарстанда эш вакытын оештыру турында“ гы боерыгы нигезендә, республика территориясендә урнашкан оешма җитәкчеләренә, РФ Хезмәт кодексында билгеләнгән таләпләрне үтәү шарты белән, 2020 елның 31 декабрен ял көне итеп, хезмәткәрләрне ял көне, 26 декабрьдә эшкә җәлеп итү мөмкинлеген карарга», — диелә хәбәрдә.

26 декабрьдә эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. 2021 елның 1-10 гыйнвары ял көннәре санала. Ведомствода шулай ук эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшләүнең үзенчәлекләрен аңлаттылар.

Реклама

РФ Хезмәт кодексының 113нче маддәсе нигезендә, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү хезмәткәрнең язмача ризалыгы белән генә рөхсәт ителә. Ял көнне эшләгән хезмәткәрнең теләге белән, аңа башка ял көне бирелергә мөмкин. Бу очракта ял көнне эшләгән өчен хезмәт хакы гадәттәгечә түләнә, ә ял иткән көн өчен түләнми.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында искәртүләренчә, РФ Хөкүмәте раслаган эшләр исемлеген исәпкә алмаганда, ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә көмәнле хатыннарны, шулай ук 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләрне эшкә җәлеп итү тыела.

Өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче хатын-кызлар һәм инвалидларны сәламәтлекләренә бәйле проблемалар булмаган очракта гына ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итәргә мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев