Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанда янгында туганнарын коткарган яшүсмер Яңа ел алдыннан яңа йорт алды

Торак сатып алу өчен акча ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән.

Татарстанның Алексеевск районындагы Олы Полянка авылында бүген 14 яшьлек Иван Павлинов гаиләсенә яңа йорттан ачкычлар тапшырдылар. Агымдагы елның ноябрендә егет үзенең кече туганнарын янгыннан коткарган, әмма гаилә түбәсез калган. 

Павлиновка йорт ачкычын Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов тапшырды.

Герой-яшүсмер сүзләренә караганда, яңа йорт элеккедән ким түгел.

"Барысы да ошый. Иске өйдәгечә түгел. Иске йорт хәрабә хәлендә иде, көчкә-көчкә генә тора иде. Анда безнең бер генә бүлмәбез һәм кухня бар иде. Хәзер күргәннәрем мине таң калдырды, - дип уртаклашты Иван "Татар-информ" хәбәрчесе белән.

Торак сатып алуга акча ТР Президенты йөкләмәсе буенча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, район бюджеты һәм иганәчеләр хисабына җиһазлар һәм техника сатып алынган, шулай ук ремонт ясалган. 

«Монда зур участок, 15 сутый чамасы. Яше җитү белән, монда зур булмаган гаилә хуҗалыгы булдырырга әзер, без бу хакта Иван белән сөйләшеп утырдык. Теләк булса, язга алга таба үстерәчәкбез», - диде район башлыгы. 

Иван үзе дә сыерлары барлыгын әйтте, тавыклар, дуңгызлар алып кайтырга уйлый. Терлекләр белән үзе шөгыльләнәчәк, чөнки аның тәҗрибәсе бар. Шулай ук, өй һәм кече туганнарын караячак.

Павлиновлар гаиләсенә фаҗига 2020 елның ноябрендә була. Иртән иртүк, энеләре йоклаганда, Иван мәктәпкә барырга җыена. Әниләре бу вакытта картлар һәм инвалидлар интернат-йортында төнге сменада була. Шул вакыт өй эчендә янгын башлана.

Ут зур булмаган агач өйне бик тиз чолгап ала. Иван, югалып калмыйча, энекәшләрен уята да, тәрәзәне ачып, балаларны берәм-берәм урамга чыгара.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев