Актаныш

Татарстанда яшәүчеләрнең яртысына гриппка каршы прививка ясарга уйлыйлар

Яңа коронавирус таралу сәбәпле, башка авырулар белән чирләүне киметергә кирәк.

(Казан, 20 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә республика халкының яртысына гриппка каршы вакцинага заказ бирделәр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Бүгенгә гриппка каршы вакцинацияне өстен куябыз. Без республика халкының 50 процентка якынына вакцина өчен гариза бирдек, ә бу ике миллионга якын вакцина дигән сүз. Ул тулы күләмдә килер дип өметләнәбез», — дип сөйләде спикер.


Авдонина кисәткәнчә, быел вакцинация сроклары кыска булачак. Ведомствода бер айга сыешырга планлаштыралар һәм ул сентябрь булыр дип өметләнәләр. Бу грипп һәм ОРВИ белән авыручылар октябрь аенда артканчы өлгерү өчен эшләнелә.

Реклама

«Без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән гриппка каршы вакцина ясау компаниясенә әзерләнә башладык. Чөнки яңа коронавирус инфекциясе фонында безгә, барыннан да элек, безнең гади инфекцияләрнең фонын киметергә кирәк, алар да гомуми авыруларга йогынты ясый. Грипптан авыруның хәле катлауланырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония дә булырга мөмкин», — диде ул.

Шул ук вакытта, Авдонина сүзләренчә, Татарстанда коронавирус белән авыручылар арасында грипптан прививка ясаткан кешеләр аз.

tatar-inform

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: