Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар коронавирус йоктырудан куркып, инсультны дәвалаудан баш тарта башлаган

Тромб булган пациентны инвалидлык яки үлемнән саклап калу өчен, махсуслаштырылган ярдәмне беренче өч яки дүрт сәгать эчендә күрсәтергә кирәк.

Татарстан халкы, Covid-19 коронавирусы йоктырудан куркып, инсульттан баш тарта башлады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш белгеч-ангионеврологы, КДМУның неврология, нейрохирургия һәм белгечләрне һөнәри әзерләү факультеты профессоры Динә Хәсәнова сөйләде.

«Бездә коронавирус йогышы вакытында ай саен ашыгыч ярдәм аша госпитализацияләүдән баш тартучылар саны артты. Һәм бу кешеләр адекват ярдәм алмады", - дип ассызыклады спикер. 

Бер ел эчендә республикада инсульт белән 18 мең кеше  мөрәҗәгать итә. Аның сүзләре буенча, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә соңгы айларда мондый чакырулар саны кими бара.
 

Белгеч, госпитализацияләнүдән баш тарткан яки ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән республика халкы инсультның нәтиҗәләрен киметү мөмкинлеген тормышка ашырмаган, дип саный. Чөнки табибларга еш кына баш мие кан әйләнеше бозылган яки инсультның җиңел формаларын кичергән кешеләр мөрәҗәгать итми.

"Сөйләмнең кинәт бозылуы, кулда көчсезлек, аяк яки кул ою, йөзнең асимметриясе. Интенсивлыгы буенча каты итеп, башка бәргән сыман яисә кайнар су койган кебек итеп баш авырту. Мондый билгеләр барлыкка килгәндә шунда ук ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк",-дип ассызыклады белгеч-ангионевролог.
 

Инсульт инвалидлык һәм үлем куркынычы югары булган авыруларга карый. Хәсәнова медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткәндә 100 пациентның 93-95 очрагында коткарып калып булуын әйтте. Әмма моның өчен симптомнар барлыкка килгәннән соң беренче өч яки дүрт сәгать эчендә ярдәм күрсәтергә кирәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев