Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар ТР Роспотребнадзор идарәсенә 5G каланчалары буенча ешрак мөрәҗәгать итә башлады

Татарстанда 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ел саен гражданнарның сизгерлеге аркасында ачыклана.

Татарстан халкы 5G вышкалары һәм аларның сәламәтлеккә йогынтысы турында борчыла, әмма борчылулар еш кына урынсыз, чөнки кәрәзле элемтәнең барлык станцияләре дә  урнаштыру алдыннан җентекле тикшерү уза. Бу хакта туры эфирда Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе — республиканың баш санитар табибы Марина Патяшина сөйләде.

Спикер сүзләренә караганда, татарстанлылар кәрәзле элемтәнең база станцияләре республика халкында һәрчак куркыныч тудырган — нурланыштан курка.

“Хәзер без бу өлкәдә мөрәҗәгатьләрнең артуны күзәтәбез. 5G буенча шуны әйтә алам, бүгенге көндә урнаштыру буенча бер генә документ та килешенмәгән. Аларның эксперименталь рәвештә урнаштырылганнары бар. Әлегә 5G вышкасы нурланышы күләме буенча норматив та юк", - дип билгеләп үтте ул.

Башка кәрәзле элемтә база станцияләрен урнаштыру кагыйдәләре нигезендә Роспотребнадзор рөхсәт бирә.

«Ике этап бездә бар: компания проектлаучылар база станциясен урнаштырырга телиләр икән, алар безгә проект материалларын тапшыралар, без аларны карыйбыз, бу проектны тормышка ашырырга рөхсәт белән санэпидзаключение бирәбез. Алар әлеге база станциясен урнаштырганда, компания безгә лаборатория тикшеренүләре беркетмәсен бирә", - дип билгеләп үтте спикер.

Экспертизада бу станция нурланышының чик дәрәҗәсен билгелиләр, әгәр ул нормаларга туры килсә, Роспотребнадзор каланчаны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирә.

Татарстанда гражданнарның уяулыгы ярдәмендә ел саен 20-30 легаль булмаган кәрәзле элемтә станциясе ачыклана. Cуд аркылы туктатылганнан соң, алар, эшчәнлекләрен дәвам итү өчен, барлык тикшерүләрне үтәргә тиеш була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев