Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлылар Яңа елга тере чыршыны азрак сатып ала башлаган

Узган ел белән чагыштырганда ихтыяҗ 21 процентка һәм 2018 елдан 33 процентка кимегән.

Татарстанда Яңа елга якынча 10 мең чыршы үстерелгән һәм 30 тоннадан артык ылыслы ботаклар әзерләнгән. Бер ел элек бәйрәмгә 2 меңгә күбрәк агач үстергәннәр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде.

“Узган еллар белән чагыштырганда, яңа ел бәйрәмнәре өчен чыршы һәм башка ылыслы токым агачлары кимрәк сатыла: 2019 ел белән чагыштырганда 21  процентка кимрәк һәм 2018 ел белән чагыштырганда — куелган күләмнән 33 процентка ким", — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш.

Ихтыяҗның кимүе кешеләрнең ясалма чыршыларга күчүенә бәйле, дип фаразлаганнар  урман хуҗалыгы министрлыгында.

Узган ел бәйрәмгә 11 меңнән артык агач үстерелгән һәм 35 тоннадан артык ылыс ботагы әзерләнгән.

Чыршы алу өчен, урманчылыкка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Агачны кисеп заказчыга тапшырачаклар.

Шәхси сатучының чыршы сатканда гамәлдәге законнар нигезендә төзелгән сату-алу шартнамәсенең күчермәсе һәм товар накладное булырга тиеш. Әгәр товар Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән китерелсә - карантин сертификатын сорарга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев