Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанлыларны финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләргә чакыралар

Теләге булган һәр кеше, финанс белеме буенча Бөтенроссия онлайн-зачеты сорауларына җавап биреп, 2020 елның 7-16 декабрендә финанс белемнәренең дәрәҗәсен бәяли алачак.

Катнашучылар финанс мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә яхшы ориентлашуларын тикшерә, шулай ук үз белемнәрендәге кимчелекләрне тулыландыру өчен шәхси киңәшләр  алачак.

Зачет ике өлешкә бүленгән. Барлык гражданнар өчен кертемнәр, кредитлар, иминиятләштерү турындагы сораулардан тыш, эшмәкәрләр өчен дә аерым биремнәр бар. Шул ук вакытта катлаулылык буенча база булганын яки өстәмә дәрәҗәлесен сайларга мөмкин.

30 һәм аннан күбрәк сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар исемле сертификат алачак.

Зачет узу вакыты-бер сәгать, омтылышлар саны чикләнмәгән.

Реклама

Зачетны оештыручылар - Россия Банкы һәм стратегик инициативалар агентлыгы. Онлайн-зачет өченче тапкыр үткәрелә. 2018 һәм 2019 елларда анда ярты миллионнан артык кеше катнашты, шул исәптән чит илләрдән.

Тулырак мәгълүматны  finzachet.ru сайтында алырга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев