Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның 11 меңнән артык компаниясе дезинфекция өчен субсидияләр алырга мөмкин

15 июльдән кече һәм урта эшмәкәрлеккә яңа төрле ярдәм эшли башлый.

Татарстанның 11 меңнән артык оешмасы һәм шәхси эшмәкәре дезинфекция чаралары сатып алу өчен субсидияләргә дәгъва итә ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

11 меңнән артык оешмалар һәм эшмәкәрләр дезинфекция әйберләре алу өчен субсидиягә дәгъва кыла алалар.  “33 мең кеше эшләгән 11 меңнән артык оешма һәм шәхси эшмәкәрләр Татарстанда турыдан-туры ярдәмгә өмет итә алалар”, - дип сөйләделәр Татарстан экономика министрлыгында. 
 

Яңа ярдәм чарасы 15 июльдән гамәлгә керәчәк. Субсидия 2020 елда Профилактика һәм дезинфекция чыгымнарының бер өлешен каплау өчен бер тапкыр түләүсез нигездә бирелә. Соңгылары коронавирус таралуны булдырмау буенча санитар-эпидемиологик таләпләрне тәэмин итү белән бәйле.
 

Ярдәмне кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары алырга мөмкин, аларның эшчәнлеге персоналның һәм килүчеләрнең тыгыз һәм озак контактларын күздә тота. Алар арасында өстәмә белем бирү һәм физкультура-сәламәтләндерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы коммерцияле булмаган оешмалар, шулай ук кунакханә бизнесы, җәмәгать туклануы өлкәсе, ремонт, юу һәм химчистка компанияләре, чәчтарашханәләр, матурлык салоннары һәм санаторийлар бар.

Субсидиянең күләме дезинфекция һәм кисәтү буенча чыгымнар суммасы буларак билгеләнгән: беренчел чыгымнар - 15 мең сум һәм агымдагы чыгымнар - бу елның май аенда хезмәткәрләр санына 6,5 мең сум. Ялланган эшчеләрдән башка шәхси эшмәкәрләр 15 мең сум күләмендә субсидия алачак. 
 

Субсидияне алу өчен салым хезмәтенә электрон төстә гариза җибәрергә яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша эш йөртергә кирәк. Гаризалар 2020нче елның 15нче июленнән 15нче августка кадәр кабул ителәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев