Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның Актаныш, Минзәлә һәм Алексеевск районнарында эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән

Татарстанның Актаныш, Минзәлә һәм Алексеевск районнарында эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе теркәлгән.

            Әлмәт 2021 елның беренче биш ае нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше рейтингында лидер булды. Икенче урында Түбән Кама муниципаль районы, лидерлар өчлеген Лаеш районы йомгаклый.  Рейтинг ай саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 14 күрсәткеч буенча формалаштырыла, алар арасында уртача исәпләп чыгарылган хезмәт хакы дәрәҗәсе, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе, файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һ. б. 
            Кукмара, Минзәлә һәм Теләче муниципаль районнары рейтингта 3 позициягә күтәрелделәр. Әлеге үзгәрешләр эшсезлекнең кимүенә бәйле. Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча 2021 елның 1 июненә теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 1,06% тәшкил иткән. Шул ук вакытта, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 37 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев