Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның "Бердәм Россия " волонтерлары пенсионерларга ярминкәләрдән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәкләр

Партиянең төбәк бүлекчәсенең волонтерлык үзәге катлаулы эпидемиологик чорда эшне дәвам итәчәк.

«Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе волонтерлык үзәге республиканың өлкән яшьтәге кешеләренә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Бу хакта партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин хәбәр итте.

«Безнең волонтерлар өлкәннәргә авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән азык-төлек сатып алуда һәм китерүдә ярдәм итәчәк. Белгәнегезчә, ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм өлкән буын өчен ихтыяҗ зур — аларга кышка кирәкле запас әзерләү мөмкинлеге бар. Әмма Covid-19 белән килеп чыккан вазгыять тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирми», - диде Сәмигуллин.

Реклама

Аның сүзләренчә, эпидемиологик хәл начарлану сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә кешеләр җыелган урыннарда, шул исәптән ярминкәләрдә булудан тыелырга тәкъдим ителгән. Сәмигуллин быел яз «Бердәм Россия»нең Россия Федерациясенең барлык 85 төбәгендә волонтерлык үзәкләре челтәрен оештырганлыгын әйтте. Татарстанда ул партиянең республика кабул итү бүлмәсе базасында оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X