Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Татарстанның Беренче Президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиевне Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов котлый

Тормыш агышында гомерләр бер мизгел генә. Шул кыска аралыкны кеше истәлекле һәм нәтиҗәле итеп уздырырга омтыла. Минтимер Шәрип улы да гомерен Туган җиргә, Туган илебезгә хезмәт итүгә багышлап, ихтирам казанган зат.

Республикабызның иң мөһим тарихи мизгелләре, Татарстанның дәүләт буларак сәяси аренада ныклы урын алуы, аның уңышлы социаль-икътисадый үсеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм эшлекле хезмәттәшлек өлкәсендә күп кенә алдынгы проектларны гамәлгә ашыру – Минтимер Шәрип улының исеме белән бәйле. Без аны, һәрвакыт яңалыкка омтылучы, заманча фикерләүче, зур оештыру сәләтенә ия, бөтен эштә өлгер, олы җанлы кеше, көчле, үз сүзе булган ихтирамга һәм зур абруйга лаек җитәкче буларак беләбез һәм хөрмәт итәбез. Аның тырышлыгы белән әледән-әле зур үрләр яулана. Татарстан Республикасының көннән-көн чәчәк атуына, бөтен дөньяга танылуына бүген дә лаеклы өлеш кертә ул. 
Минтимер Шәрип улы төбәкнең икътисадый һәм инвестицион потенциалын гына түгел, ә социаль өлкә, мәдәният, тарихи мирасны үстерүгә, миллилегебезне саклап калуга да саллы өлеш керткән шәһесләрнең берсе. Аның тырыш хезмәте белән Татарстанның чын энҗеләре – Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеге торгызылды, күренекле архитектура һәм ландшафт һәйкәлләре реставрацияләнде. 
Актанышыбызга күрсәткән чиксез ярдәмнәре дә олы хөрмәт һәм ихтирам хисләре уята. Минтимер Шәрип улы ярдәме белән, Актанышта яңа заманча мәктәп - “Адымнар-Актаныш” күп телле гимназия-интернат төзелде. Районыбыз өчен зур яңарыш һәм киләчәккә якты өметләр ул. Район халкы һәм шәхсән үземнең исемемнән Минтимер Шәрип улына ихластан рәхмәтләремне җиткерәм. 
Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын. Һәр туар таң Сезгә куанычлар гына алып килсен. Куйган хезмәтегезнең, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, сәламәт булып яшәргә язсын Сезгә!          Юбилеегыз котлы булсын!

Реклама

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев