Актаныш

Татарстанның "Юнармия" 2020 елда Россиядә иң яхшысы булды

2019 ел белән чагыштырганда, хәрәкәтнең төбәк бүлеге күрсәткечләре ике пунктка яхшырган.

«Юнармия» хәрәкәтенең төбәк бүлеге 2020 елгы Бөтенроссия смотр-конкурсында җиңүче булды. Бу хакта Үзәк хәрби округ матбугат хезмәте хәбәр итә.

2019 ел белән чагыштырганда, Татарстан "Юнармия" нең позициясе ике пунктка яхшырды.

Смотр-конкурста барлыгы 60 төбәк катнашты. Аларны 30дан артык юнәлеш буенча бәяләделәр.

Чара нәтиҗәләре буенча ТР «Юнармия»се 1 089 балл җыйды. Аның артыннан Калуга өлкәсе бүлекчәсе 848 балл белән, ә Ставрополь краеның «Юнармия» командасы 801 балл белән өченче урынны алды.

«2019 ел нәтиҗәләре буенча Самара хәрәкәте бүлеге иң яхшысы дип танылды»,- диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң яхшы ун команда арасына  Мәскәү һәм Вологда өлкәләре, Мәскәү шәһәре, Красноярск крае, Чувашия, Кемерово һәм Ростов өлкәләре бүлекчәләре кергән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: