«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра
«Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары баш редакторлары үзәк оештырылуыннан уңай нәтиҗәләр көтүләре турында сөйләде.
(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Татмедиа» Чаллыда милли матбугат үзәге оештыра. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков сүзләренчә, татар матбугат үзәге ул милли-мәдәни темаларга очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урыны булырга тиеш.
Шамил Садыйков Чаллыдагы «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан» кебек татар матбугат чараларының технологик яктан артта калу проблемасы булуын да искәртте. «Аларның аудиторияләре белән элемтәләре түбән, социаль челтәрләрдә аудиторияләре кечкенә, эшләү рәвешләре текст язуга гына корылган. Безнең бурыч — аларны заманча эшләргә өйрәтү. Яңа социаль челтәрләрдә эшләү өчен җиһазлар, фотоаппаратлар алу ниятләнә», — дип белдерде Шамил Садыйков.
Акционерлык җәмгыяте генераль директоры әйтүенчә, ниндидер басманы ябу, статусын түбәнәйтү турында сүз бармый. «Без, киресенчә, „Шәһри Чаллы“ һәм „Көмеш кыңгырау“ гәҗитләренең хәзерге баш редакторлар вазифаларын башкаручыларын даими редактор итеп билгеләргә, аларга ярдәм итәргә җыенабыз», — дип белдерде ул.
«Иң мөһиме — Чаллыны милли матбугатны үстерү буенча төп стратегик юнәлеш итеп күрәбез. Соңгы ел эчендә Чаллыда татар телле „Күңел ТВ“ телеканалы ачылды, тәүлек әйләнә эшләүче „Тәртип“ музыкаль радиосы ачылды. Хәзер яңа бурычыбыз — гәҗит-журналларны яңа дәрәҗәгә күтәрү, аларга заманча эшләргә мөмкинлекләр бирү», — диде Шамил Садыйков.
«Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире Резеда Йосыпова мондый үзгәрешләрне яхшыга юрады. «Чаллы халкы бит ул милләткә, телгә карата сизгер халык, 90 нчы елларда милли хәрәкәт оешуы да шуның дәлиле. Татар матбугатына да сизгер караш. Медиаүзәк була дигәч, планнар кора башладык. Татар кешеләрен чакырып, матбугат конференцияләре уздырырга ниятлибез», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Резеда Йосыпова 15 февральдә газетага редактор булып килгәч, эш шартлары түбән булуына игътибар иткәнлеген әйтте. «Журналистларның эш шартлары начар иде. Безнең җитәкчелек аны да исәпкә алыр дип уйлыйбыз. Гомергә ремонт күрмәгән җирдә ремонт планлаштырыла. Бүген тендерга әзерләнәбез. Шартлар уңайлы булса, иҗат итәргә дә күңеллерәк булачак. Компьютерлар, эш урыннары да Казан журналистларыныкы кебек булыр дип уйлыйбыз», — диде.
Баш редактор газета-журнал белән генә шөгыльләнеп калмыйча, социаль челтәрләрдә дә эш алып барганнарын һәм бу эшне үстерәчәкләрен әйтте. «Видеолар төшерү өчен дә аерым урын әзерләп куйдык. „Татмедиа“ камералар вәгъдә итте. Фотоаппаратлар да булачак. Андый уңайлы шартлар безне кызыктыра», — дип белдерде.
«Көмеш кыңгырау» Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы Ризидә Гасыймова балалар газетасы өчен журналистлар мәктәбе оештыру нияте булуын әйтте. «Моңа кадәр мәктәпләргә чыгып китеп, мастер-класслар оештыра идек, хәзер балаларны үзебез чакырып, үзебезнең студиядә оештырып булыр иде», — дигән теләген җиткерде.
«Безнең „Көмеш кыңгырау“ республика күләмендә исеме, үз укучылары, хәбәрчеләре булган басма. Киләсе яртыеллыкта да укучыларыбызны саклап калырбыз, дип ышанабыз», — диде Ризидә Гасыймова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА23700
-
20 май 2022 - 06:30Эчә белеп эчсәң дә... Берничә ел элек мин ару гына салгалый идем. Шушы зәхмәттән котылырга теләп, бик күп имчеләр белән аралаштым, наркологларга да барыштырдым. Әллә файдасы тиде, әллә үземнең ихтыяр көчем нык булды, мин бу чирне җиңдем. Әлегә. Арытаба ничек булыр, белеп булмый. Ә менә шушы юлда очраган белгечләрнең кайбер киңәшләре белән уртаклашасым килә.23500
-
19 май 2022 - 19:04Актанышның икенче мәктәбе укучылары "ЭкоЯз" акциясендә катнашты Районыбызда "ЭкоЯз" акциясе дәвам итә.26400
-
19 май 2022 - 15:33ПИОНЕРИЯГӘ 100 ЕЛ: Бүген пионер ветераннары, укучылар, әйдәманнар катнашында юбилей слеты узды (+фоторепортаж) В.И.Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы төзелүгә 100 ел тулу зур вакыйга. Районкүләм юбилей слетында Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов та катнашып укучыларны, остазларны, пионерия ветераннарын бәйрәм белән котлады.46600
-
16 май 2022 - 13:06Сабантуйларының кайчан булачагы билгеле Сабантуй быел Казанда 19 июньдә узачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Документ регион башлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.57100
-
16 май 2022 - 09:02АКТАНЫШТА ЦИФРЛАШТЫРУ: "Ак Барс Банк" район мәктәпләренә 182 ноутбук бүләк итте "Россия Федерациясендә санлы экономика" федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Актаныш районының барлык мәгариф оешмалары югары тизлекле интернет челтәренә тоташтырылды.42000
-
16 май 2022 - 08:28Быел җәй салкын булмаячак Халык арасында быелгы җәйгә карата төрле сынамышлар йөри. Ә синоптиклар ниләр фаразлый?86000
-
12 май 2022 - 15:04Актаныш районы территориясендә 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган Актаныш районы территориясе буенча 441 километр озынлыкта оптик җепселле линияләр салынган. Бу республикада иң югары күрсәткеч. Бүген “Актаныш районында цифрлы трансформация үсеше стратегиясе» турында узган район Советы утырышында бу хакта “Таттелеком” акционерлык җәмгыяте филиалы- Чаллы зонасы электр элемтәсе бүлеге җитәкчесе Илдар Нургалиев җиткерде.78000
-
12 май 2022 - 14:53Тузганактан варенье кайнатабыз! Дуслар, тузганактан кайнатма ясый беләсезме? Белмәсәгез - өйрәтәбез. Лимон кушылган мондый варенье - салкын тиюдән яхшы профилактик чара, шулай ук төрле инфекцияләрне тизрәк җиңәргә ярдәм итәчәк. Ә тәме-е-е!..61700
-
12 май 2022 - 14:43Сирень чәчәге белән дәваланыгыз! Тиздән күз явын алып, сирень чәчәк атачак. Бу матур чәчәкнең күп авырудан дәва икәнен белә идегезме?47000
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
23 май 2022 - 08:09Талпаннан ничек сакланырга?16 майдан 27 майга кадәр Чаллы шәһәре гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Актаныш бүлекчәсендә һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең район бүлегендә 3-00-26, 3-09-62 телефоннары аша талпаннан ничек сакланырга, талпан тешләгәндә кайда мөрәҗәгать итәргә һәм гомумән талпан энцефалитын кисәтү хакында “кайнар линия” элемтәсе эшли.500
-
22 май 2022 - 21:16ЛАЕКЛЫ БӘЯ: Бүген балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм остазлары хөрмәтләндеБүген Актаныш сәнгать мәктәбе үтеп баручы уку елына йомгак ясады, биредә укучылар, остазлары белән бергәләп әти-әниләре, район җитәкчелеге каршында ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.15500
-
22 май 2022 - 18:45Бүген Актаныш балалар сәнгать мәктәбе уку елына йомгак ясыйБүген яшь талантларыбыз һәм аларның остазлары район тамашачысына "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын халкым моңы!" еллык отчет концертын тәкъдим итә.25700
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла76400
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.86100
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.87600
-
20 май 2022 - 19:29Актанышта "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Ел дәвамында көтеп алган Сабан туе бәйрәмен авыл җирлекләрендә 11 июньдә уздыру планлаштырыла. Ә районкүләмендәгесе 12 июньгә билгеләнде.47900
-
18 май 2022 - 10:26Район хуҗалыкларының терлек әзерләү техникалары мөһим компаниягә әзерме? Аяз кояшлы көннәрне авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сулышлары белән көтеп ала. Җирнең дымы бар чакта технологик срокларда тизрәк чәчү эшләрен тәмамлау мөһим бурыч. Бу хакта 24 форма-киңәшмәдә район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.49300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика