Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Татмедиа" басмаларының сатылуы 46 процентка арткан

Гыйнвар-апрель айларында Татарстанда компания тарафыннан 16,7 мең газета һәм журнал сатылган.

2020 елның дүрт аенда ваклап сатылган газеталар һәм журналлар саны "Татмедиа" АҖ 46 процентка арткан. Бу хакта “Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
 

«Бездә язылу институты зур, әмма без ваклап сатуга игътибар итәргә булдык. Яшь кешеләр мобиль, алар актуаль яңалыкларны алдан юбелергә тели. Һәм аларның шундый мөмкинлекләре бар. Бүгенге көндә „Татмедиа“ АҖ газеталары һәм журналлары Казан киоскларының 90%-ында тәкъдим ителгән. Алар алар күренеп тора. Теләге булган һәркем кулай рәвештә басмаларны таба һәм сатып ала ала», — дип билгеләп үтте ул.
 

Реклама

Дүрт айда “Татмедиа” АҖ 16,7 мең данә вакытлы матбугат басмасы саткан. Сатуларны сәүдә нокталарының санын, аларның танылуын, уңайлылыгын һәм якын-тирәдә урнашуын арттыру хисабына күтәрә алдык.
 

Бүген «Татмедиа» АҖнең медиаресурсына 98 район, шәһәр һәм республика газетасы, 14 журнал, 17 телеканал, 10 радиоканал, 80 Сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы керә. Газеталар татар, рус, чуаш һәм удмурт телләрендә басыла. 2020 елның икенче яртыеллыгына газеталарның җыелма тиражы 225 мең данә тәшкил иткән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев