Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

"Татмедиа» медиахолдингы 2020 елда тиражларның 20%тан артыграк үсешенә иреште

Тиражлар арту ваклап сату сәүдә нокталарында «Татмедиа» продукциясен өстенлекле итеп урнаштыру белән бәйле.

Узган ел «Татмедиа» АҖ газеталары һәм журналларының җыелма тиражлары 20 проценттан күбрәк арткан. Язылу да, ваклап сату да артты. Бу хакта «Татар-информ» МА биргән интервьюсында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.

"Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, быел без җыелма тиражның 20  проценттан артыграк үсешенә ирештек. Бу бик зур уңыш. Без район газеталарының тиражларын стабильләштерә алдык һәм республика басмаларының тиражларын 22,4 процентка арттыра алдык. Ә журналлар, гомумән, язылуны ике тапкырдан да күбрәк арттырды. Әмма иң мөһиме - «Татмедиа» басмалары ваклап сатуда күбәйде. Бу бик мөһим күрсәткеч, чөнки укучыларыбыз безнең продукция өчен акча түләп тавыш бирә", - диде Садыйков.

Аның сүзләренә караганда, басмаларга язылуның күләмен  контентның сыйфатын үстерү аркасында арттыра алганнар. "Бүген журналның һәр номеры яңалыкка әверелә. Бу социаль челтәрләрдә яктыртыла, видеороликлар, телевидение сюжетлары чыгарыла. Журналларның үзендә кызыклы темалар, уникаль фактура барлыкка килде. «Татарстан» журналының юбилей номерына яки «Казан» журналының «көч урыннарына» багышланган соңгы номерына күз салу да җитә», – дип мисал китерде генераль директор.

Шамил Садыйков шулай ук ваклап сату тиражларының артуы барлык сәүдә нокталарында да «Татмедиа» продукциясен өстенлекле итеп күрсәтә белү  белән бәйле, дип аңлатты. “Хәзер безнең журналлар шунда ук күзгә ташлана, без аудитория белән элемтәгә кердек”, - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

Татарстанның иң эре медиахолдингы 2020 елда үзенең 13 еллыгын билгеләп үтте. Компания 98 газета, 20 журнал, 17 телеканал, 12 радиоканал, 81 сайтны берләштерә.

 «Татмедиа» АҖ коммуникацияләренең традицион каналлары белән беррәттән бүген Facebook, Instagram, Telegram, YouTube, TikTok, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, Twitter, Whatsapp кебек социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм видеохостингларда да тәкъдим ителә. Компания берләшмәләренең гомуми саны 350 биттән артык, мессенджерларда 50 канал, 100 YouTube-канал тәшкил итә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев