Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Татмедиа» уйнаткан төп бүләк — мотоблокны Арча районында яшәүче язылучы отты

Бүләк уйнатуда Башкортстан, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән 1049 кеше катнашты.

(Казан, 19 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә «Язылган өчен мотоблок һәм башка бүләкләр» акциясе буенча бүләкләр уйнатылды. Призлар арасында өч үтүк, өч блендер, йөз литр бензин алуга өч сертификат, ике тузан суырткыч, ике планшет, телевизор һәм төп приз — мотоблок бар иде. Мотоблок Арча районыннан Таһир Сәмигуллинга булды. Телевизорны Арча районыннан Гәүһәрия Гәрәева отты.


«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе төгәлләнде. «Татмедиа» редакцияләре тарафыннан чыгарыла торган кимендә ике басмага (журнал һәм газета) язылган актив абунәчеләр арасында оешма бүләкләр уйнатты.

Бүләк уйнатуда Башкортстан, Татарстан һәм Төмән өлкәсеннән язылучылардан 1049 гариза теркәлгән. Җиңүчеләрне билгеләү өчен, алып баручы Алмаз Хәмзин үтә күренмәле барабаннан номерлар тартып чыгарды. Уенның кагыйдәләре төгәл үтәлүне комиссия тикшереп торды.


«Чаян» журналыннан 157 язылучы арасында электр чәйнеге уйнатылды. «Без бүләк уйнатуда беренче ел гына катнашмыйбыз. Ул башка бүләкләр кебек текә булмаса да, чын күңелдән бирелә», — диде «Чаян» журналының баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов.

15 фото«Татмедиа» газета-журналларга язучылар арасында бүләкләр уйнатты
+10
Чәйнекне Арча районыннан Рәмзия Габдрахманова отты.

Үтүк отучылар:

Фирая Миңгалиева (Мамадыш районы)
Равил Исхаков (Азнакай районы)
Мөслимә Фәхретдинова (Балтач районы).
Блендер ияләре:

Людмила Богданова (Нурлат районы)
Сания Гыйлемханова (Әтнә районы)
Ландыш Галиева (Актаныш районы).
Йөз литр бензинга бүләк картасын отучылар:

Гөлсинә Бурангулова (Түбән Кама),
Фәһеметдин Хисамиев (Саба районы),
Нурия Сабирова (Азнакай районы)
Тузан суырткыч ияләре:

Айсинә Сабирҗанова (Теләче районы),
Әхәт Гәләвиев (Әтнә районы)
Планшет отучылар:

Фәйрүзә Ганиева (Саба районы)
Айгөл Фәттахова (Биектау районы).

https://tatar-inform.tatar/news/society/19-08-2020/tatmedia-uynatkan-t-p-b-l-k-motoblokny-archa-rayonynda-yash-che-yazyluchy-otty-5764673

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев