Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Мәгълүмат үзәге Түбән Кама мэры итеп Муллин билгеләнгәнен расламады

Рамил Муллин Түбән Каманың яңа мэры һәм район башлыгы булырга мөмкин. Бу хакта «НТР 24» телеканалы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә. Бүгенге көндә Рамил Муллин Мөслим районын җитәкли.

Телеканал мәгълүматлары буенча, ахыргы карар киләсе атнада шәһәр һәм район Советлары утырышында кабул ителергә тиеш. Анда хәзерге шәһәр башлыгы Айдар Метшин рәсми рәвештә үз вәкаләтләрен туктатыр һәм Дәүләт Думасына күчерелер дип көтелә.

Рамил Муллин Мөслимдә туган. Аңа 47 яшь. Медицина фәннәре кандидаты. 2013 елдан районны җитәкли.

Түбән Кама өчен ул чит кеше түгел. 2003 елдан 2006 елга кадәр Түбән Кама «Гигиена һәм эпидемиология Үзәге» нең баш табибы булып эшли, ә аннан соң Түбән Кама районы башлыгы урынбасары вазыйфасын башкара. Муллин берничә ел Казан Башкарма комитетында эшләгән.

Бүген Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте «Татмедиа»каналы хәбәрен кире кагарга ашыкты:

- Төрле имеш-мимешләр күптән йөри, әмма бездә бу мәгълүматны раслау юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев