Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Түбән Камада самокатта хәрәкәт итүче малайны машина бәрдергән, ул комада ята

Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлеге Кичә көндезге дүртенче яртылар тирәсендә Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектындагы 109нчы йорт каршында җитди юл һәлакәте булган.


Түбән Кама Дәүләт автоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча, самокатта хәрәкәт итүче 8 яшьлек малай светофорның кызыл уты янган вакытта юл аркылы чыгарга уйлаган һәм шул чагында аны «Лада» автомобиле бәрдереп киткән.

Төрле тән җәрәхәтләре алган баланы хастаханәгә озатканнар, хәзер ул комада ята.

«Хөрмәтле ата-аналар! Юлда иминлек кагыйдәләрен үтәү турында балаларыгыз белән сөйләшегез! Юл аркылы чыгар алдыннан велосипедтан һәм самокаттан төшәргә кирәклеген аңлатыгыз! Аларның иминлеге – сезнең кулларда», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев