Актаныш

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгын чыгып 1мең квадрат мәйданга зыян килгән

Янгын сагы хезмәтенә янгын турында хәбәр 24 сентябрьдә 09: 45 сәгатьтә керә. Сәнәгать зонасында төзелә торган производство бинасы яна башлый.

Әлеге районда су үткәрелмәгән. Күрше биналарга ут таралу куркынычы булмый.

Янгын сүндерүчеләр дүрт кешене эвакуацияли. 10: 27 сәгатькә янгынны ааызлыклыйлар. Тагын 20 минуттан соң ачык януны тулысынча сүндерелә.
Янгынның мәйданы 1 мең квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәттән зыян күрүчеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: