Актаныш

Түгәрәк өстәл янында очрашулар

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан 2 декабрь көнне Яңа Әлем, Иске Богады, Аккүз, Байсар, Чуракай авыл җирлекләрендә инвалидларның мәнфәгатьләрен кайгыртучы оешма җитәкчеләре катнашында түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр узды.

 

Биредә районның игелек үзәге җитәкчесе Дәния Касыймова, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова, район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары Светлана Корбанова, район пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җиткәчесе Назиф Салихов, районның иминият фонды бүлекчәсенең баш белгече Гөлнара Хөсәенова катнашты.

Башка еллардан аермалы буларак, коронавирус пандемиясе аркасында быелгы сөйләшүләр күп кешеләрне җыймый гына оештырылды. Анда үзләрен бик нык борчыган  сораулары булган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр, урын өстендә ятучы авыруны караучылар гына килде. 

Җирлекләрдә яшәүче инвалидларны борчыган сораулар, нигездә медицина өлкәсенә,  ташламалы дарулар, юлламалар алуга, игелек үзәгенең матди ярдәм күрсәтү бүлеге аша бирелә торган юл акчаларына, субсидияләргә  кагылышлы иде.

-Инвалидларның барлык сорауларына да җитәкчеләр тарафыннан җавап бирелде. Кайбер кешеләрнең сорауларын тирәнрәк өйрәнү һәм хәл итү өчен язып та алдык. Очрашуда катнашкан инвалидлар канәгать калганнардыр дип уйлыйбыз. Әле безнең очрашулар дәвам итәчәк, - ди Дәния Касыймова. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: