Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ТР Президенты: безнең нефть күп, әмма полимер һәм каучукларда акча эшләячәкбез

Республика эшкәртелмәгән нефть сатудан нефть продуктларын сатуга күчәчәк.

Татарстан, элеккегечә, “кара алтын” сатуга гына йөз тотмаячак, ул төрле нефть продуктлары җитештереп акча эшләүне планлаштыра. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

“Бездә нефть күп, ул төрле формаларда. Нефть сәнәгате киләчәктә дә эшләп калыр. Тик без, нефть сатуга түгел, ә аны эшкәртүгә, нефть продуктлары җитештерүгә, полимерлар һәм каучук ясауга юнәлеш тотачакбыз”, - диде Миңнеханов.

Республиканың нефть керемнәре кимүгә карамастан, бу чор узачак. Нефть бәяләре акрынлап тотрыкланырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты: «2020 елның сигез аена, узган елга караганда, 34 млрд.сум минуста. Бу күңелсез нәрсә, бик авыр хәл. Әмма аз булса да федераль ярдәмгә өметләнәбез. Без хәлне төзәтәчәкбез".

Нефть чыгаруның 77 еллык тарихында республика җир асты байлыкларыннан 3 милиард тоннадан артык нефть чыгарылган. Хәзер республика галимнәре һәм нефтьчеләре югары үзле нефть чыгару технологияләрен камилләштерәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев