Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Тәрбияле бала җанга - шатлык, йөзгә аклык китерер

2 февраль көнне "Актаныш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасы" нда санитар таләпләрне үтәп, мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Тәрбияле бала җанга - шатлык, йөзгә аклык китерер" дип исемләнгән, эшлекле рәвештә ата-аналар җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта дирекция, психолог, педагог - организатор, тәрбиячеләр катнашты.

 

Ул мәктәп - бакча җитәкчесе Фәйзрахманова Резеда Наил кызының чыгышы белән башланып китте.
Өлкән төркем тәрбиячесе Исламова Алия Рәфид кызы - диагностика нәтиҗәләре белән таныштыды һәм
"Тәрбияле бала җанга - шатлык, йөзгә аклык китерер " темасына чыгыш ясады.

Шулай ук төркем тәрбиячесе Исламова Зөлфия Зәет кызы "Мәктәпкә хәзерлек төркемендә грамотага өйрәтүнең эш нәтиҗәләре" турында сөйләде.

"Тылсым" балалар бакчасында ата-аналар белән тыгыз эшчәнлек алып барыла. Актаныш башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад бүлеге буенча урынбасары Сираева Лиана Рамил кызы ата-аналарга балаларны кече яшьтән эшмәкәрлеккә өйрәтү буенча үзенең тәкъдимнәрен җиткерде.

Мәктәп - бакча психологы Шакирҗанова Гөлназ Темерзада кызы мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларың яшь үзенчәлекләре һәм әти-әниләргә баланы мәктәпкә әзерләү буенча үзенең киңәшләрен бирде.
Җыелыш ахырында педагог - организатор Әбүдәрова Регина Рәфит кызы "Без бердәм команда" дип аталган эшлекле уен оештырды.

Әлеге очрашудан әти-әниләр канәгать калдылар һәм үзләренең киңәш-тәкъдимнәре белән уртаклаштылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев