Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым: Рәхмәт сиңа, Адаем!

Адай авылы район үзәге Актаныш авылының көнбатышында, аннан 35 км. ераклыкта урнашкан.

        Тимер юл станциясе Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән 100 чакрым ераклыкта, Түбән Кама су сакланычыннан, Көләгеш сазлыгыннан ерак булмаган урында утыра, дип яза шушы авылда туып-үскән Эльмира Муллаянова ВК челтәрендәге шәхси битендә.

Һәм Адай авылына багышланган Филүс Хисаметдиновның шигырен дә тәкьдим итә.


"Рәхмәт сиңа Адаем"


Челтер-челтер аккан Салкын чишмә
Хәтерләтә гомерем агышын.
Сабыр гына йөзгән дулкыннары.
Алып китә үзәк сагышын.
Син терәге язмышымның ,Адай,
Синдә туды иң саф хисләрем.
Синдә узды минем гомерләрем,
Балачагым үсмер елларым.
Җәйрәп ята яшел тугайларың,
Җәлеп итә урман-суларың.
Таянычым булдың авыр чакта,
Моң-җырларың бирде назларын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев