Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Укучылар арасында “Мин булачак эшмәкәр” дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды

Гран-прига ия булучы прект авторына 100 мең сум күләмендә премия биреләчәк.



Бүген укучылар арасында “Мин булачак эшмәкәр” дигән бизнес-идеяләр бәйгесе башланды. Ул яшьләрне эшмәкәрлеккә үстерүдә ярдәм итү йөзеннән оештырылды.

Жюри тарафына 52 дән артык бизнес-идея тәкъдим ителгән. Укучылар аны комиссия алдында яклыйлар. Икенче турга 15 эш сайлап алыначак. Ун җиңүче билгеләнәчәк.

Реклама

-Бизнес-идеяләр арасында шул кадәр кызыклы, районга файда китерердәйләре бар. Без бу кадәр эш килер дип уйламаган идек. Укучыларның шул кадәр актив булуларына сөендек, -ди ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү фондының Актаныш районындагы вәкиле Алмаз Нурлыев.

Гран-прига ия булучы прект авторына  100 мең сум күләмендә премия биреләчәк. Беренче өч урынга ия булган бизнес-идеягә 75, 50, 40 мең сум каралган. Биш кешегә кызыксындыру бүләге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев