Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Узган тәүлектә Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус йоктырган

19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлгән. Алар арасында өч кеше вирусны читтә һәм 27 кеше аралашу юлы белән йоктырган. Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

«19 пациент хастаханәдә, 18 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, биредә вирусны 16 кеше йоктырган. Чаллыда авыруның җиде очрагы теркәлгән. Ә авыру йоктыручылар барлыгы тугыз муниципаль берәмлектә ачыкланган.

Пандемия башланганнан бирле, республикада коронавирусның 21 938 очрагы теркәлгән. Барлыгы 19 332 кеше, шул исәптән узган тәүлектә дүрт кеше дәваланып беткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев