Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

“Ядкәр” шәҗәрәләр порталын ясаучылар халык белән очраша

 Тыңламас, Аеш, Әлем авылында яшәүчеләр белән очрашу узды

 

Республикада “Ядкәр” шәҗәрәләр  портал проекты эшли башлый. Әлеге проект  республиканың барлык районнары һәм авылларында яшәүчеләрнең нәселләрен белү, шәҗәрәләрен барлау һәм киләчәк буыннарга калдыру максатыннан эшләнә.

Әлеге уникаль проект тормышка ашырылгач, кеше кайда яшәвенә карамастан, шушы порталны ачып, үзенең нәселе турында мәгълүматны электрон форматта күрә, файдалана алачак. Шәҗәрәләрне туплый ала торган интеллектуаль система узган ел ясалган. Республика районнары буенча шәҗәрәләрне туплауның  өч еллык планы төзелгән. Архивларга 111 миллион теркәүне цифрлаштырырга кирәк булачак.

Эшне башлаганчы һәр район, һәр авылда яшәүчеләр белән халык очрашулары уздырылып, аларга әлеге проектның мөһимлеге аңлатылачак. Чөнки  алардан "персональ мәгълүматны кулланырга ярый" дигән ризалык алынырга тиеш була. 

Шул уңайдан Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова,  район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән берлектә бүген  Тыңламас, Аеш, Әлем авылында яшәүчеләр белән очрашып, әлеге “Ядкәр” порталының әһәмияте хакында аңлатты. 

undefined

undefined

- Очрашуларга күпчелек олы яшьтәгеләр килә. Икенче атнада араларында яшьләрне дә күрәсебез килә. Нәсел шәҗәрәләрен ясау гади халык өчен бушка булыр, дибез. Шул җирлекләрдән чыккан иганәчеләргә өметләнәбез, - диде Гөлнара Габдрахманова.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев