Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ял көннәренә кадәр яшенле яңгырлар булачак

Татарстанның Гидрометеорология үзәге киләсе берничә көнгә һава торышы фаразын төзегән. Аның нигезендә, республикада көннәр атна дәвамында яңгырлы булачак.

                   Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә Татарстанда һава торышы актив тирәнәя торган циклонның тыл өлеше йогынтысында формалаша.

              8 июньгә кадәр республикада яшенле яңгырлар һәм көчле җил көтелә. Җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 26 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+14 гардус аралыгында булыр.

              7 июнь көнне көндез +15..+20 градуска кадәр җылыта, 8 июньдә көндезен җылылык +12..+17 градус кына булыр дип фаразлана.

             Пәнҗешәмбе, 9 июньдә, циклон төньяк-көнчыгышка китә. Синоптиклар бераз яңгыр фаразлый. Төнлә температура - +7..+14 градус, ә көндезен - +18..+23 градус көтелә.

                 Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук яңгыр һәм яшенле явым-төшем булырга мөмкин, дип фаразлый синоптиклар. Көндез һава температурасы +19..+25 градуска кадәр күтәрелә, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев