Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшел Үзәндә сүндерелмәгән тәмәке аркасында чыккан янгында ике кеше һәлак булган

Янгын сүндерүчеләр 92 яшьлек хатын-кызның һәм 65 яшьлек ир-атның мәетләрен тапкан.

Яшел Үзәндә Татарстан урамындагы 20 нче йорт подъездында төтен исе чыгуы турында хәбәр бүген төнлә килгән.

Төтен 9нчы фатирдан чыккан, анда диван янган, дип «Татар-информ»га ачыклык керттеләр Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә .

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче ук, йорттан 10 кеше урамга чыккан. Өч кызны 10, 5 һәм 3 яшьлек өч кызны бишенче катта урнашкан фатирның тәрәзәсе аша коткарганнар, аларны автобаскыч буенча аска таба төшергәннәр. Тагын бер 75 яшьлек хатын-кызны коткаручы битлеге ярдәмендә урамга алып чыкканнар.

Янгын сүндерү вакытында янгын сүндерүчеләр ике кешенең – 92 яшьлек хатын-кызның һәм 65 яшьлек ир-атның мәетләрен тапкан.

Янгын мәйданы 5 кв. метр тәшкил итә. Алдан ачыкланганча, янгын сүндерелмәгән тәмәке аркасында килеп чыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев