Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Ятим балалар торак белән тәэмин ителмәгән

Актаныш районы прокуратурасы Казан шәһәренең Вахитов район судына, ятим балаларның хокукларын яклау максатыннан, дәгъва гаризалары җибәрде.

Район прокуратурасы тарафыннан ятим балалар һәм ата-ана
тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларны
торак белән тәэмин итү өлкәсендә
торак законнары үтәлешен тикшерү
үткәрелде. Әлеге категориядәге
4 гражданнан кергән мөрәҗәгать
моңа сәбәпче булды.
Күрсәтелгән затларның ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы торак комиссиясе карары белән 2016 елда махсуслаштырылган торак фондының торак
урыннары белән тәэмин ителергә
тиешле ятим балалар һәм ата-ана
тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларисемлегенәкертелүеачыкланды.
Хәзерге вакытка кадәр алар торак
урыннары белән тәэмин ителмәгән.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы
карамагындагы вәкаләтле орган
гариза бирүчеләр алдындагы бурычны үтәмәгән. Вәкаләтле орган
тарафыннан торак урыны бирмәү
ятим балаларның торак хокукларын
боза.
Прокуратура ясаган реакция актлары карау стадиясендә.
Сергей НАЗАРОВ,
район прокуроры, юстиция
киңәшчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев