Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Яз гүзәле» бәйгесендә «Татар-информ» журналисты Энҗе Габдуллина катнаша

Җиңүче 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә билгеле булачак.

Яз гүзәле-2021» матурлык һәм талант бәйгесендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Энҗе Габдуллина катнаша.

Укучылар Энҗе Габдуллинаны күбрәк спорт темасына, аеруча татар көрәшенә багышланган мәкаләләр аша белә.

Быел «Яз гүзәле» конкурсы уникенче тапкыр үткәрелә. Бәйге яшь буында татар мәдәниятенә карата хөрмәт тәрбияләүгә, татар телен саклау һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Финалга Казанның 8 югары уку йортыннан 10 кыз үткән. Моңа кадәр алар аш-су осталыгы, интеллектуаль бәйгеләр буенча этаплар узган.

Быел онлайн тавыш җыю ысулы белән җиңеп чыккан кызга «Халык мәхәббәте» номинациясе тапшырылачак. Әлеге номинациядә тавыш бирү «Интертат» сайтында уза. Тавыш бирү 6 апрельгә 23 сәгать 59 минутка кадәр барачак.

Җиңүче исеме 7 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә билгеле булачак. Яз сылуын мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Казан шәһәре башкарма хакимияте, Казан дәүләт энергетика университеты хезмәткәрләре һәм блогерлардан торган жюри сайлаячак. 

Гадел Әхмәтҗанов

Tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев