Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ЯЗЫЛГАНГА КИРЕ КАЙТЫП: "Ривьера" аквапаркында агуланган бала палатага күчерелде, суның чисталыгы өчен җавап бирүче гаебен танымый

"Ривьера" аквапаркында агуланган 9 яшьлек малайның әнисе аның хәлләнә баруын әйтте. Хәзер баланы реанимациядән палатага күчергәннәр.

           Гаиләнең аквапаркка Пермь өлкәсеннән өченче тапкыр килүе. Ул көнне бала җәйге террасадагы бассейнга су коенырга киткән. Балалар тавыннан өченче тапкыр төшкәннән соң тыны кысыла башлый. Әнисе улының бик каты кычкырганын һәм күкрәгенә төртеп күрсәтүен әйтте.  Аквапарк медпунктында шунда ук ашыгыч ярдәм чакырталар, баланы балалар республика клиник хастаханәсенә алып баралар. 
          -    Аквапарк хезмәткәрләре минем белән бу инцидентның башыннан ук элемтәдә торалар. Алар безне бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итә, баланың сәламәтлеге белән кызыксына , - дип сөйли хатын журналистларга.

 

          Аквапарктагы хәлләрдән соң куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәткән өчен җинаять эше кузгатылды. "Ривьера" аквапаркының баш инженеры урынбасары кулга алынды. Нәкъ менә ул бассейндагы суны коену өчен әзерләүгә җаваплы булган, шул исәптән анда дезинфекцияләү чараларын контрольдә тоту өчен дә. Ир кеше үз гаебен танымый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев