Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

ҖЫЛЫНЫ ГАИЛӘДӘ ТАПСЫННАР

11 февраль көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә сыендыручы һәм опека гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларның әти-әниләре белән семинар-киңәшмә узды.

Биредә район башкарма комитеты
җитәкчесенең социаль мәсьәләләр
буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева,
Яр Чаллы шәһәре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә
урнаштыруда ярдәм итү, сыендыручы
гаиләләрне әзерләү һәм алып бару үзәге
директоры Галина Сатаева катнашты.
Мәгълүм булганча, опека һәм попечительлек бүлеге балигъ булмаган, ятим
һәм караучысыз калган балаларның, балигъ булган, суд карары нигезендә эшкә
сәләтсез дип танылган гражданнарның
законнарга нигезләнеп, хокукларын
һәм мәнфәгатьләрен яклау белән шөгылләнә.
Андый балаларны гаиләдә тәрбияләүнең 3 төп формасы бар: опека гаиләләре,
сыендыручы гаиләләр, уллыкка һәм
кызлыкка алу. Әлеге гаиләләр яшьли
тормыш авырлыкларына дучар булган
бу балаларга гаилә җылысын бирүдә
үзләренең көчен дә, сабырлыгын да
кызганмый. Бүгенге көндә районда
гаиләләрдә тәрбияләнүче ятим һәм
караучысыз калган балалар саны – 67,
26 опекун гаиләсе – 37, 9 сыендыручы
гаилә 29 бала тәрбияли, 45 гаиләдә уллыкка һәм кызлыкка алынган 55 бала
тәрбияләнә.
Гаиләләрдә тәрбияләнүче 67 ятим һәм
караучысыз калган бала пособие ала,
караучысын югалткан 27 балага пенсия
түләнә, 6 бала инвалидлык буенча пенсия ала. Тулы ятим балалар саны – 16,
караучысыз калган социаль ятимнәр
саны – 51.
Районның опека һәм попечительлек
бүлеге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова үз чыгышында узган ел 8 ятим һәм
караучысыз калган бала ачыклануын
хәбәр итте. Өч гаилә караучысыз калган
7 баланы үз гаиләләренә тәрбиягә алган.
Райондагы опека, сыендыручы һәм
тәрбиягә алган балаларның сигезе генә
сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, кадет-интернатта,
сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен Такталачык интернат-мәктәбендә, техникумда белем һәм тәрбия
ала. Мәктәп яшендәге 36 бала үзләре
яшәгән җирлекләрдәге урта һәм гомуми
белем бирүче мәктәпләрдә укый, даими
әти-әниләре янында була, гаилә җылысын тоеп яши.
Сыендыручы гаиләләр тарафыннан
оештырылган “Ышаныч” клубы бик матур эшләп килә. 2020 ел коронавирус
пандемиясе белән бәйле кыенлыклар
тудырса да, алар бер-берсе белән элемтәне өзмәде. Матур итеп, төрле бәйрәм
чаралары уздыралар.
Ләкин проблемалар булып тора. Чөнки
тәрбиягә алган балалар үсә, дөньяга
карашлары үзгәрә. Үз фикерләре барлыкка килә. Әти-әниләр белән ике арада
аңлашылмаучылык туа. Балаларның
бу гаиләләргә кайтасы килми башлый.
Шундый очрактан соң, бер бала тәрбиягә
дәүләт карамагына тапшырылган. Бу
бала Актаныш технология техникумында
белем ала. Аны техникум җитәкчеләре,
укытучы-тәрбиячеләре кайгырта.
Техникум директоры Ландыш Шәмсунова белдергәнчә, шундый гаиләләрдә
тәрбияләнүче дүрт бала белән проблема чыккан. Аларның берсе үз-үзенә кул
салырга тели, икенчесе исә гаиләсенә
кайтудан баш тарта.
– Сезнең районда күп балалы сыендыручы гаиләләр шактый. Алар үзләренең
активлыклары белән аерылып тора. Безнең бурыч – балага шушы гаиләгә кереп
китәргә, ияләшергә ярдәм итү. Әгәр бала
тәрбиягә алган гаиләсендә наз, җылылык
сизә икән, ул анда яратып һәм яратылып
яши. Ә инде җылылык булмаса, бала
үзенә бу гаиләдә урын таба алмый. Аның
психикасы бозыла. Ялгыш адым ясарга
да ихтимал, – ди Галина Сатаева.
– Һәр бала гаилә назын татып, тулы
гаиләдә тәрбияләнсен иде. Аңлашылмаучылык булса, проблеманың нидән
килеп чыгуын төшенеп, балага да, әтиәнисенә дә ярдәм итәргә тырышабыз.
Бер гаилә белән шундый очрак булды. Ике баланы вакытлыча приютка
җибәреп торырга мәҗбүр булдык. Балалар һәм әти-әниләр белән психологлар
эшләде. Хәзер балалар гаиләгә кабат
кайтарылды. Үзара яхшы мөнәсәбәт урнашты, – диде Ләйсән Нурлыева.
Чараның икенче өлешендә Чаллыдан
килгән психологлар, белгечләр тәрбиягә бала алган гаиләләрнең һәрберсенә
үзләренең киңәшләрен бирде, проблемадан чыгу юлларын күрсәтте.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев