Актаныш

ЮГАЛТАБЫЗ: Журналист, җәмәгать эшлеклесе, паспортка фотога яулыкта төшә алу мөмкинлегенә ирешкән Әлмира Әдиятуллина вафат

Әлмира Лотфулла кызы Әдиятуллина, (Әлмира Сарьяз) — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. 1938 нче елның 8 нче июлендә Башкортстан АССРның Илеш районы Сәеткол авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Совет мәктәбе», «Азат хатын» журналларында, «Бәйсезлек» газетасында журналист булып эшли. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтендә матбугат эшләре җитәкчесе (1994-1998). Татар иҗтимагый үзәгенең Солдат ата-аналарын яклау комитеты рәисе. 1997 елдан «Мөслимә» журналы баш мөхәррире. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы Мөселман хатын-кызлар ассоциациясе рәисе. Татар телен һәм мәгарифен, ислам динен яклаган мәкаләләре республика басмаларында даими чыгып бара.

«Тарихка хыянәт итәргә ярамый»
Әлмирә апа, Сез паспортка фотога төшкәндә, яулыкта төшә алу мөмкинлегенә ирешкән кеше. Бу хакта тулырак сөйли алмассызмы?

Алты суд үттек. Казанның Югары судына да бардык. Анда озын бер эскәмия бар иде. Шунда ипләп ир-атлар утыра. «Нәрсә дип утырасыз?» — дип сорадым, алар эндәшмәде. Безне Казанда кире кактылар да Мәскәүгә барырга булдык. Мәскәү судына язгач, безне чакырдылар. Иртәгә китәм дигән көнне мөселман җәмәгать эшлеклесе Валерия Прохованы искә төшердем. Без аның белән моңа кадәр таныш идек. «Валерия, Мәскәүгә барабыз», — дигәч, ул: «Килегез, көтәм», — диде. Хәзер суд башланды, сораулар бирәләр. Шунда Валерия: «Бернинди сораулар бирергә кирәкми. Сорауларны хәл итәргә кирәк», — диде. Шулай итеп, Россиянең Конститутацион судында без дөреслеккә ирештек. Мәсьәлә хәл ителгәч, бу шатлык никадәр зур булуын беребез дә аңлый алмады! Валерия рухына хәзер дога кылам, рухы шат булсын.

Сайлауларда катнаштыгызмы, Әлмирә апа?

Катнаштык, әлбәттә. Дога да кылдык.

Илештә татарлармы, башкортлармы, әллә инде татарлыгын югалткан башкортлармы? Хәзер халык санын алу да килеп җитә.

Илештә, Яркәйдә татарлар яши дип уйлыйм. Без татарча укыдык. Мин үзем дә татар! Аларны башкорт дип тә типкәлиләр, тегеләй дип тә типкәлиләр. Без типтәр булып, акыллы булып шушы хәлгә ирешкәнбез. Без татарлар булып яшәдек һәм татарлар булып яшибез! Алар үзләренең татар булуларын белсеннәр. Тарихка хыянәт итәргә ярамый. Безнең халык күкәй җыюны да үткән, сугышны да күргән. Халык санын алганда, татар дип язсыннар үзләрен. Ул халык санын алулар дөрес үтсен иде, әмма тиеш әйбер гел үтәлми шул.

Татар теленең киләчәге турында нәрсә уйлыйсыз?

Татар теле әле яшәячәк. Тегендә бутап, монда утап йөрергә кирәкми. Татар бердәм булырга тиеш. Татар татар белән гаилә корырга тиеш. Руска өйләнүләре, кияүгә чыгулары аяныч хәл. Гасырыбызда үзен милләтче итеп санаучылар бар, шулай ук санамаучылар да бар. Телевизордан да сөйләп торалар. Алга таба татар милләте татар булып калачак, Аллаһ боерса. Беребез дә руслашмаячакбыз. Аякларыма баса алсам: «Балалар, татарча гына сөйләшегез әле», — дип өйрәтер идем. Әлегә баса алмыйм.

Реклама

Телевизор карыйсызмы, Әлмирә апа? Кайсы җырчыларны тыңлыйсыз?

Татарча карыйм. Хәмдүнә Тимергалиеваны яратам. Аның да язмышы әллә ни бәхетле түгел.

Бәхетле гомер кичермәдем, дисез…

Бәхетсезе дә минеке, бәхетлесе дә минеке. Хәзер биш туган калдык, алтау идек. Безнең буын озын гомерле, Аллаһка шөкер!

Яши-яши кешенең тәне, йөзе үзгәрә. Ә күзләрендәге нур барыбер саклана, әйеме?

Күзләремдәге нурым да үзгәрде инде, кызым… Язмыш үзгәртә ул. Рәхмәт, балам. Икенче сөйләшеп торырбыз.

Сөйләшкәндә, Әлмирә апаның куллары гел дерелдәп торды. Бу «тремор» дип аталган авыру икән. Әлмирә апа бик көчле хатын булып тоелды миңа. Бу интервьюга керми калган сүзләр дә булды. Аларын үземнең көндәлегемә язып куйдым. Берничә тормыш кагыйдәсен әйтте ул миңа. Һәм бик күп тапкыр: «Тырыш булырга кирәк», — дип кабатлады. Әлмирә апа гомере буе тырыш һәм көчле булган хатын-кызларның берсе. Без аңа ихластан сәламәтлек телибез.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/society/08-07-2020/lmir-diyatullina-zhurnalistika-ul-tegel-y-bolay-y-r-t-gel-ul-tugrylykny-yarata-5754665 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: