Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Юл һәлакәтендә Югары Ослан районында Пензада яшәүче бер ир үлгән

ЮХИДИның Телеграммдагы каналы хәбәр итүенчә, бүген Казан-Ульяновск автоюлының 22нче чакрымында җитди авария булган.


Фаҗига Хундай машина йөртүчесенең үз алдыннан барган КамАЗ машинасының тизлеген һәм дистанцияне исәпкә алмавы аркасында килеп чыга. 


Вакыйга урынына шунда ук оператив хезмәткәрләр килә. Хундай автомобилен йөртүчене ашыгыч ярдәм медиклары дәвалау оешмасына алып киттеләр.

Әмма ирне, зур тырышлык куелуга карамастан табиблар коткара алмый, ул авыр җәрәхәтләрдән үлә.

Югары Ослан районында исерек кешеләрне ачыклау буенча 25 октябрь иртәсенә планлаштырылган "Тоннель" операциясе икенче көнгә күчерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев