Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Үз белдеге белән чыршы кискәннәргә 4 мең сум штраф!

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында “Чыршы” оператив-профилактика чарасының узуы турында хәбәр итә.

                 Чара барышында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмый калу максатында урман кишәрлекләрендә даими рәвештә тикшерү уздырып торылачак.
                  Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, аларга зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, законсыз агач кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак, әлеге зыян киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле рәвештә ачыклана.
               Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 телефонына, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча ТР “Урман янгыннарын сүндерү үзәге” ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.
Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә аңлатып узабыз, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен аунак агачларны ирекле җыя ала. Ауган агач дигәндә көчле җил, буран яисә күпләп яуган кар нәтиҗәсендә җиргә сынып төшкән, ләкин диләнке эшләре уздырылган урыннарда агач кисү калдыклары булып тормаган корыган ботаклар яисә агач кәүсәләре турында сүз бара.
Аунак агачларны урмандагы агачларны кисмичә, бары тик кул көче белән кулланыла торган инструментлар, җайланмалар һәм механизмнар (балта, кул пычкысы) ярдәмендә генә җыярга ярый.

Реклама


             Илнар ӘХМӘТГАЛИЕВ, ДКУ “Минзәлә урманчылыгы” җитәкчесе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев